20 – 26 июльдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 132 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү, урлашу, кыйнау очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның берсендә 1993 елгы ир-ат зыян күргән.
24 июльдә 22 сәгать 30 минутта дежур частька район үзәк дәваханәсеннән бер ир-атның юл һәлакәтенә очрап мөрәҗәгать итүе турында хәбәр керә. Әлеге ир-ат шәһәрдә Төзүчеләр һәм Комсомол урамнары чатында мотоциклы белән бәрелгән. Аның табаны җәрәхәтләнгән.
Бу чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 68 очрагы теркәлгән.
фото: Татар-информ
Нет комментариев