Зәйдә узган атнада балигъ булмаган дүрт яшүсмер юл һәлакәтенә очраган
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә узган атнада балигъ булмаган дүрт яшүсмер юл һәлакәтенә очраган

Юл һәлакәте Сарсаз-Баграж авылы янында булган.

26 июль – 2 августта район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 150 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү, мошенниклык очраклары бар.

Бу чорда шәһәр-районда 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның икесендә зыян күрүчеләр бар.

29 июльдә көндезге сәгать 2дә дежур часть Зәй тимер юл станциясендә бер ир-атның поезд астында калуы турында хәбәр ала. Тикшерү барышында әлеге үлгән ир-атның 1955 елгы Зәй кешесе булуы ачыклана.

1 августта 1 сәгать 30 минутта Зәй район үзәк дәваханәсенә төрле авырлыктагы җәрәхәтләр белән 4 балигъ булмаган яшүсмер (13, 14, 15 һәм 17 яшьлекләр) китерелә. Алар Сарсаз-Баграж авылындагы юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләр алынган. Әлеге яшүсмерләр булган транспорт чарасы әйләнгән. Бер зыян күрүче Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә озатылган.

Бу чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 68 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган.


Нет комментариев