Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә узган атнада балигъ булмаган бала катнашында юл һәлакәте булган

Бала район үзәк дәваханәсенә озатылган, бәхеткә, җитди җәрәхәтләре юк.

Район эчке эшләр бүлегеннән узган атнада районда 8 юл-транспорт һәлакәте буулы турында хәбәр итәләр.  Аларның берсендә 8 яшьлек бала зыян күргән. 

10 июльдә кичке сәгать 8дә дежур частька шәһәрнең Тавлин урамында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр килеп ирешә. Балигъ булмаган бала урамның машина йөрү өлешендә шәхси мобиль чарасы белән идарә иткән, нәтиҗәдә машинага бәрелгән.  Бала район үзәк дәваханәсенә озатылган, бәхеткә, җитди җәрәхәтләре юк.

Дәүләт автоинспекциясе  хезмәткәрләре  самокатларда йөргәндә җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләргә таянырга киңәш итә.

“Электр самокатларында һәм башка шундый транспорт чараларында йөргәндә сак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, тирә-юньдәгеләргә комачауламаска, хәрәкәт курсы буенча әйләнә-тирәне күзәтергә, кесә телефоны яки башка гаджетлардан файдаланмаска киңәш итәбез. Балаларның җәйге яллары күңелле үтсен, бәхетсезлекләр күзәтелмәсен. Шуңа да гади, әмма бик тә кирәкле кагыйдәләрне үтәсәк иде”, - ди автоинспекторлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев