Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә «Тоннель» операциясе вакытында исерек машина йөртүчене ачыклаганнар

Бүген, 29 майда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Зәйдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» оператив-профилактик операциясе үткәрделәр.

Рейд барышында дүрт машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартканнар. Аларның берсе исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән. Шулай ук инспекторлар куркынычсызлык каешын эләктермәгән ике автомобильчене һәм ОСАГО полисыннан башка йөртүчене ачыклаган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү — юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге нигезе, диләр, шуңа да инспекторлар һәр намуссыз йөртүчегә катгый таләп куя. Полиция хезмәткәрләре автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне күрүчеләрнең битараф калмыйча, тиз арада хәбәр итүләрен сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев