Зәйдә «Тоннель» операциясе үтәчәк
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә «Тоннель» операциясе үтәчәк

Иртәгә, 29 майда Зәй район территориясе юлларында «Тоннель» операциясе уздырыла, дип хәбәр итә район юл хәрәкәте иминлеген саклау хезмәткәрләре.

Машина йөртүчеләр игътибарына!  29 майда Зәй районында машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча "Тоннель" операциясе узачак. Анда юл кагыйдәләрен төгәл үтәү дә, транспорт чараларының төзеклеге дә, машина йөртүчеләрнең үз-үзләрен тотышы да тикшереләчәк. 


Нет комментариев