Зәйнең “Уймак кыз” балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь юл инспекторлары отряды әгъзалары шәһәр урамнарына чыгып юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр
Педагог-тәрбияче Ксения Валерьевна җитәкчелегендәге «Светофорик» отряды шәһәр урамнарында юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылыкны кире кайтаручы элементлар тараттылар.
Көзге чорда караңгы тиз төшә, ә юлларда машина йөртүчеләргә күренү өчен һәр җәяүленең яктылыкны кире кайтаручы элемент белән җиһазланган булуы мөһим.
“Безнең кечкенә, бердәм десант үтеп баручыларга яктылыкны кире кайтаручы беләзекләр өләштеләр. Эш бүләкләр белән генә дә чикләнмәде. Кагыйдәләрне яхшы белүче отряд әгъзалары җәяүлеләргә урамда йөрүнең төп законнарын искәрттеләр”, - ди юл куркынычсызлыгы буенча район хакимияте хезмәткәре Елена Минһаҗева.
Әйдәгез, шушы балалардан үрнәк алыйк. Киемнәрендәге фликерларны тикшерик, аларны портфельләргә һәм курткаларга эләктерик!
Нет комментариев