Зәйдә өлкәннәрне юлларда имин йөрергә өндәделәр
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Зәйдә яшь юл инспекторлары урамнарга чыгып олы кешеләрне юлларда имин йөрергә өндәгән буклетлар тараттылар.
Әлеге чара “Мудрый пешеход” дип аталды. Аның кысаларында шәһәрнең “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре, балалар урамнарда өлкән буын белән очрашып, юлларда имин йөрү кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Акция киң җәмәгатьчелек, машина йөртүчеләр игътибарын юл аркылы чыгучы өлкән кешеләргә юнәлтү, аларның иминлеген саклау максатын да күз уңында тотты.
Фотолар «Кояшкай» балалар бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев