Зәйдә мәдәният йортларында балаларга юл кагыйдәләрен искә төшерү чаралары үтә
“Энергетик” Мәдәният сараенда юл билгеләре иленә сәяхәт узды.
Мәдәният сараендагы иҗат төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар өчен төрле тәрбияви-профилактик чаралар үткәрү һәрчак көн үзәгендә. Чираттагы шундый танып-белү чарасы юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланды. Чөнки җәйге чорда балаларның юлларда имин йөрүен даими искәртеп тору комачауламый.
Балалар «Җәяүлеләр» һәм «Автомобилистлар» командаларына бүленделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, юл хәлләрен тикшерделәр һәм «Светофор һәм кагыйдәләр» мультфильмын карадылар.
фото мәдәният идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев