Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә юлларда куркынычсызлык буенча флешмоб узды

Зәйдә педагоглар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар “Юл йөрү кагыйдәләренең каникуллары юк!» дигән урам флешмобы үткәрделәр.

Катнашучылар балаларның юл-транспорт һәлакәтләренә очрамавын искәртеп, әлеге мәсьәләгә  машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен шарлар һәм җырлар белән урамга чыктылар. Акция каникуллар алдыннан, юлларда һәлакәтләр куркынычы арта барган вакытта узды.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар өлкәннәргә руль артында аеруча игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртергә ярдәм итә.

фотолар: «Юл куркынычсызлыгы» ДБУнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев