11 ноябрьдә 4нче мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрүне пропагандалаган чара үткәрделәр.
Ул тәүлекнең караңгы вакытында юлларда йөргәндә балаларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу мөһимлеген ассызыклап оештырылды.
“Акция интерактив уен форматында узды һәм 1-7 сыйныфлар арасында яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыруга юнәлдерелде. Киемдә, рюкзакта һәм аксессуарларда яктылык кайтаручы элементларны ничек дөрес урнаштырырга, шулай ук ни өчен хәтта бер кечкенә фликер да гомерне саклап кала алуына аерым игътибар бирелде”, - диләр яшь юл хәрәкәте инспекторлары.
фотолар мәгариф идарәсеннән
Нет комментариев