Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә юл кагыйдәсен бозуның иң күп очрагы иминлек каешын эләктермәү белән бәйле

Зәй районы буенча юл иминлеге сагы инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, быелның 6 аенда барлыгы 1922 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, узган ел ул 1648 булган.

Шулардан иң күп хокук бозу куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрү белән билгеләнә. Инспекторлар мондый 608 кагыйдә бозу буенча беркетмә төзегән. Ә бит юл һәлакәте килеп чыга калганда, куркынычсызлык каешы кеше гомерен саклап калуга сәләтле, төп фактор булып тора.

Тагын иң нык борчыган кагыйдә бозу – ул каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү, быел  инспекторлар  шундый 112 машина йөртүчене туктатып аяныч нәтиҗәләрне булдырмый калганнар. Ә 108 кагыйдә бозу җәяүлеләр тарафыннан кылынган. Тиеш булмаган урыннан олы юлга чыгу яисә светофорның “кызыл” утына игътибар итмәү җәяүле өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Мәсәлән, районда җәяүлеләр катнашында 6 айда 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган, бер  кеше яраланган.

Һәр җәяүленең, олыларның һәм балаларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булуы бик мөһим.  Чөнки тәүлекнең караңгы вакытында юл читеннән баручы җәяүлене киемендә махсус элемент булмаса машина йөртүче күрмәскә һәм бәрдереп китәргә бик ихтимал.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев