Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә юл иминлеге буенча профилактик чараларга зур игътибар бирелә

Дәүләт автоинспекциясенең Зәй районы бүлекчәсе хезмәткәрләре юл–транспорт травматизмын профилактикалау эшен максатчан дәвам итәләр, юл-транспорт кагыйдәләрен бозуның төп төрләре буенча актив эш алып баралар.

Ай саен машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча «Тоннель» профилактик чаралары үткәрелә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган машина йөртүчеләрне ачыклау буенча максималь күләмдә шәхси состав җәлеп ителә. 

2026 елның 6 аенда алты  «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелгән, аларда  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 44 машина йөртүче админстратив җаваплылыкка җәлеп ителгән. Моннан тыш эчке эшләр бүлегенең төрле бүлекчәләре хезмәткәрләре белән берлектә дә рейдлар үткәрелә. Быел шундый 26 уртак рейдта 273 хокук бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүнең 4 очрагы билгеле булган. Билгеле булганча, Татарстан Республикасында юллардагы вәзгыятькә җәмәгать контролен җәлеп  итү максатларында «Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы файдаланыла.  Ул гражданнарга кәрәзле телефонга урнаштырылган кушымта ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны теркәп куярга һәм хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарту өчен аларны дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә җибәрергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев