Ел саен ноябрь аеның өченче якшәмбесе юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
14 ноябрьдә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан Зәй политехник көллиятендә студентлар белән традицион очрашу узды. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләре белән видеороликлар күрсәтелде, юл хәрәкәте иминлеге учреждениесенең Зәй бүлекчәсе башлыгы Вадим Иванов Татарстан Республикасында һәм Зәй районында юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын җиткерде, яңа гына руль артына утырган машина йөртүчеләрнең типик хаталарын күрсәтте һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде.
Фото дәүләт автоинспекциясеннән.
Нет комментариев