Зәйдә иң яхшы яшь юл инспекторы отряды командасын билгелиләр
Бүген Зәйнең 7нче мәктәп базасында район мәктәпләренең яшь юл инспекторлары отрядлары арасында унҗиденче бәйге оештырылды.
Районда яшь буынны кече яшьтән юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белеп, үтәргә өйрәтүгә җитди игътибар бирелә. Бүгенге көндә шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә 41 яшь иснпекторлар отрядлары эшли, аларга 597 бала җәлеп ителгән. Әлеге отрядлар юл йөрү иминлеге буенча төрле чараларда һәрдаим актив катнаша. Бүгенге бәйгедә дә һәр район мәктәбеннән диярлек команда үз-үзен сынарга килде. Барлыгы 22 отрядтан 4әр әгъза юл йөрү кагыйдәләре буенча компьютерларда имтихан тота, медицина өлкәсендә беренче ярдәм күрсәтү белемнәрен күрсәтә, агитбригадалар иҗади бәйгесендә юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалый.
- Бүгенге бәйге яшь инспекторлар арасында 2025 елдагы икенче этап. Беренчесе яз көне оештырылган иде, анда отрядлар велосипедларда дөрес йөрү буенча практик имтихан тотты. Хәзер без бәйгенең көзге сессия өлешен оештырабыз. Бу беренчедән, балаларга җәйге яллардан соң юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү булса, икенчедән, республика күләмендәге бәйгегә ныклы әзерлек чарасы да. Һәр ел саен Зәй командасы бәйгенең республика финалында катнашып килә. Узган ел район данын татар гимназиясе яшь инспекторлары лаеклы яклады. Быел да бирешергә ярамый, - диде “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов.
Район автоинспекциясе бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин, үз чыгышында отряд әгъзаларына юлларда балалар иминлегенең аеруча мөһим булуын ассызыклады.
- Балигъ булмаганнар катнашындагы юл һәлакәтләрендә күп очракта балаларның юл кагыйдәләрен үтәмәүләре нәтиҗәсендә аяныч нәтиҗәләр килеп чыга. Сез – яшь испекторлар, кагыйдәләрне инде яхшы беләсез. Аларны үз үрнәгегездә башкаларга да сеңдерү бик кирәк. Чөнки иминлек иң беренче чиратта һәр кешенең үзеннән тора, ә юлларда саклык аеруча игътибарлылык сорый, - дип билгеләде ул.
Бәйге барышында һәр 22 отряд әгъзасы төрле биремнәрне аерым кабинетларда үтәделәр. Мәсәлән, медицина буенча беренче ярдәм күрсәтү биремен иң беренче булып Сәвәләй, Якты Күл, Поручик мәктәбе укучылары башкарды. Алар ун сорауга 10 минут эчендә җавап бирергә тиеш булдылар.

“Безнең балалар яшь инспекторлар отряды ярышларында һәр елны катнашып киләләр. Узган ел да безнекеләр икенче урынны яулады, быел да ныклап әзерләндек. Отрядыбызда барлыгы 23 укучы исәпләнә. Алар икенчедән тугызынчы сыйныфка кадәрге балалар. Укучылар өчен яшь инспекторлар отряды әгъзасы булу горурлык, чөнки алар юл кагыйдәләрен яхшылап үзләштерә”, - ди отряд җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Светлана Москова.
Ә 6нчы мәктәпнең бәйгедә катнашучы яшь иснпекторларына көч бирергә отрядның башка әгъзалары да килгән. 5 “А” сыйныфы укучылары Элина Галиуллина, Зарина Гарипова, Самина Мөстәкыймова отряддашларына кагыйдәләрне искә төшерергә, биремнәрне үтәүне кабатларга ярдәм итәбез, диләр. Әлеге команда да узган ел яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.

Кыскасы, яшь испекторлар отряды бәйгесе катнашучылар өчен генә түгел, барлык укучыларга да юл кагыйдәләренә игътибарлы булырга кирәклеген искәртүче чара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев