Зәйдә “Имин маршрут” дәресе үтте
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә “Имин маршрут” дәресе үтте

Бүген Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Имин маршрут” дәресе үткәрделәр.

Сабыйларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлаешлы итеп аңлаттылар: светофор сигналлары, җәяүлеләр кичүенең төрләре һәм ишегалды территорияләрендәге яшерен куркынычлар турында сөйләделәр.

Балалар юлны ничек дөрес чыгарга икәнен үз күзләре белән күрделәр. Экскурсоводлар «Тукта — Кара — Тыңла — Бар» алгоритмын күрсәттеләр, юл билгеләренең мәгънәсен аңлаттылар һәм юлдагы хәлне бәяләргә өйрәттеләр.
Әлеге чара балаларда кечкенәдән үк шәһәрдә имин йөрү культурасын  формалаштыруга юнәлтелгән.

фото музейдан


Нет комментариев