Зәйдә «Язгы каникуллар» юл куркынычсызлыгы акциясе узды
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә «Язгы каникуллар» юл куркынычсызлыгы акциясе узды

Зәйнең «Уймак кыз» балалар бакчасында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм ата-аналар катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик акция уздырылды.

30 мартта «Уймак кыз» балалар бакчасында «Язгы каникуллар" дип аталган юлларда балаларның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән чара үтте. Чарада тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре, “Юл куркынычсызлыгы” фонды Зәй бүлекчәсе башлыгы  Вадим Иванов һәм дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашты.

Уен һәм интерактив формада балаларга юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр. Язгы чорда урамда үз-үзеңне куркынычсыз тотуга аерым игътибар бирелде. Чөнки каникуллар чорында балалар ешрак урамда була һәм велосипедлар, самокатлар һәм роликлар куллана.

«Светофорик» яшь юл инспекторлары командасы флешмоб һәм чыгыш әзерләде, ә ата-аналар мәгълүмати буклетлар алды.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый акцияләр балаларда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштырырга һәм юл грамоталылыгын арттырырга ярдәм итә.

фото: балалар бакчасыннан


Нет комментариев