Зәйдә бер атнада руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә бер атнада руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган

10-16 августта район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 113 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, урлашу очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.

Узган атнада юл инспекторлары руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүчене туктаткан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 66 очрагы теркәлгән.


Нет комментариев