Зәйдә бер атнада руль артына алкоголь кулланып утырган дүрт машина йөртүче тоткарланган
25-31 майда район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 103 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, урлашу очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.
Узган атнада юл инспекторлары руль артына алкоголь кулланып утырган дүрт машина йөртүче туктаткан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 87 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев