Ул - политехник көллият студенты Вячеслав Фокин.
Бүген Зәйнең политехник көллиятендә “Автосессия-2026” бәйгесе узды. Ул студент яшьләр арасында юл кагыйдәләрен яхшы белүне, машина йөртү осталыгын билгеләүне күздә тотып оештырыла.
Ярышларда 8 студент көч сынашты. Алар иң башта компьютерда юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тоттылар, аннан соң автомәйданчыкта машиналарда йөрү осталыгын күрсәттеләр.
Егетләрнең һәр биремне төгәл үтәвен район автоинспекциясе хезмәткәрләре, “ДОСАФФ” оешмасы район филиалы җитәкчесе Николай Глухов, “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов күзәттеләр.
Нәтиҗәдә иң күп баллны Вячеслав Фокин җыйды. Икенче урында – Михаил Тронин, өченчедә – Рамил Кузнецов.
Нет комментариев