Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә автоледилар чәчкәләр ала

Бүген Зәйдә руль артында утыручы гүзәл затларны матур сюрприз көтте.

Традиция буенча 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне якынлашу уңаеннан юл хәрәкәте иснпекторлары һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары активистлары шәһәр урамнарына чыгып машина йөртүче хатын-кызларны туктатып бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр һәм юлларда имин йөрүне кисәткән брошюралар тапшырдылар. 

Иң беренче шундый матур чара шәһәрнең “Кояшкай” сабыйлары һәм 4нче мәктәп укучылары катнашында үтте. Анда бакчада тәрбияләнүчеләр матур рәсемнәр дә ясап алып чыккан иде. Ә рәсемнәргә “Матур кыз юл хәрәкәте кагыйдәсен бозмый”,  дип язылган. 

“Ел саен без бу күркәм традицияне дәвам итеп, балалар белән бергәләп гүзәл затларыбызны котлыйбыз. Бу үзенә күрә бәйрәм алды кәефен дә күтәрә, шул ук вакытта юлларда имин йөрү мөһимлеген дә искәртә. Мондый чараны әле без иртәгә дә дәвам итәбез”, - ди район инспекциясе башлыгы вазифасын үтәүче Федор Алексеев.

Айгөл Яруллина фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев