Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә автоинспекторлар мәктәпләрдә ата-аналар белән балалар иминлеге турында сөйләшә

Зәй мәктәпләрендә беренче сыйныф укучыларының ата-аналары белән юлларда балаларның иминлеге турында сөйләшүләр башланды.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”  ДБУ экспертлары дәресләр тәмамланыр алдыннан балаларны каршы алырга килгән әти-әниләр белән иминлек турында сөйләшәләр.
Анда ата-аналарга беренче чиратта автомобиль салонында балаларны йөртү кагыйдәләре искә төшерелә. Бу, автокресло һәм куркынычсызлык каешларын куллану мөһимлеге. Шулай ук җәяү булганда  баланы юлны дөрес кичәргә ничек өйрәтү, велосипедларда куркынычсыз хәрәкәт итү, киемнәрдә, букчаларда яктылыкны кире кайтара торган элементлар куллану. 
Мондый очрашуларның максаты — балаларның иминлеге-ата-аналарның һәм җәмгыятьнең уртак җаваплылыгы икәнен искәртү.
 

Фотолар район автоинспекциясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев