Зәйдә “Автобус” операциясе бара
19 - 28 ноябрьдә республикада, шул исәптән Зәй районында да «Автобус» профилактик операциясе уза. Аның максаты - автобуслар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмау.
Саннар хәлнең торышы турында үзләре үк сөйли, биш көн эчендә Зәй районында 10 автобус йөртүче һәм 2 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Алар пассажирлар йөртү кагыйдәләре бозылган, куркынычсызлык каешы кулланылмаган, автобусларның маршрутка техник тикшерү уздырылмыйча чыгарылуы сәбәпле кылынган карарлар.
Юл сагы хезмәткәрләре барлык автобус йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, ә пассажирларны игътибарлы булырга һәм хокук бозуларга битараф калмаска чакыра.
фотолар район Дәүләт автоинспекциясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев