Зәйдә җәяүлеләр кичүе янында яңа кисәтү язуы барлыкка килде
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы чарасы кысаларында Комсомол һәм Ленин урамнары чатында җәяүлеләрне кисәтеп, «Колакчыннарыңны сал» дигән кисәтү язылды.
Язуны «Уймак кыз» балалары тәрбиячеләре белән бергәләп яздылар. Аларга юл-патруль хезмәте инспекторы Михаил Кузьмин да булышты.
Өлкәннәр кечкенә малайлар-кызларга юл аша чыкканда колакчыннарны (наушникларны) салып, телефон кулланмыйча, игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне үтәргә куштылар.
Мондый төр язулар җәяүлеләрне күпмедер очракта бәхетсезлектән кисәтеп кала, ди белгечләр.
Хәзер әлеге җәяүле кичүе тагын да куркынычсызрак булыр дигән өмет белән таралыштылар.
фотолар балалар бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев