Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәй укучылары театр аша юл кагыйдәләрен үзләштерәләр

Зәйнең 6нчы һәм 7нче мәктәпләрендә укучылар өчен юл иминлегенә багышланган тамаша тәкъдим ителде.

Яр Чаллы шәһәренең “Калейдоскоп” балалар театры үзләренең чыгышлары аша юл кагыйдәләрен белүнең никадәр мөһим булуын күрсәттеләр. Нәкъ менә әлеге театр  юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча белем бирү проектын алып бара. 
 

Коллектив ел саен башлангыч сыйныф укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган, төгәл үтәргә чакыручы бик матур, эчтәлекле әсәрләр тәкъдим итә. Бу юлы да актерлар чыгышын укучылар яратып карады. Тәрбияви мизгелләрдә хис-кичерешләрен яшермәделәр, артистларның сорауларына дөрес җавап бирделәр. 

фотолар «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ еннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев