Зәй укучылары машина йөртүчеләрне игътибарлы булу турында искәрттеләр
Зәйдә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик акция узды.
«Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының район этабы җиңүчеләре — 7нче мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы, Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә, машина йөртүчеләргә руль артында игътибарлылык күрсәтүнең мөһимлеген искә төшерү өчен, шәһәр урамнарына чыктылар.

Рейдның максаты – игътибарны читкә юнәлтү нәтиҗәсендә һәм арыган хәлдә автомобиль белән идарә итү белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау. Белгечләр мәгълүматлары буенча, нәкъ менә шушы факторлар еш кына авыр нәтиҗәләргә китергән аварияләрнең сәбәбе була.
Акция вакытында укучылар машина йөртүчеләргә тематик белешмәләр тараттылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибарлы булырга чакырдылар. Озак сәфәрләргә руль артында чыкканда вакыт-вакыт туктап ял итү кирәклегенә һәм руль артында телефоннан файдаланудан баш тартуга аерым басым ясалды.

7нче мәктәп командасы «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының район этабында инде берничә тапкыр җиңүче булды. Алда аларны тагын бер сынау көтә – 19 майда алар «Кама Артегы» лагеренда узачак конкурсның республика этабында район данын яклаячак.
Яшь инспекторларга уңышлар һәм республика дәрәҗәсендә лаеклы чыгышлар телик.
фотолар «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев