Зәй студенты Артур – “Автосессия – 2025” финал бәйгесе призеры
Бу көннәрдә Казанда студентлар арасында “Автосессия – 2025” республика күләмендә уздырылучы бәйгенең финалы үтте.
Анда район, шәһәр турларында җиңү яулаган автомобиль йөртү осталыгы, юл кагыйдәләрен төгәл белү, беренче ярдәм күрсәтү буенча иң-иң студентлар катнашты. Әлеге бәйге инде озак еллар дәвамында яшьләр катнашында аварияләрне киметүгә һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуны пропагандалауга юнәлдерелеп оештырыла. Финал ярышларына республиканың югары һәм урта махсус уку йортларыннан иң көчле 10 команда җыелган иде. Зәй данын анда шәһәр политехник көллияте командасы яклады.
Быел конкурс программасы яңа этап белән тулылану сәбәпле, анда катнашучылар юл һәлакәтендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтүне дә күрсәттеләр. Шулай итеп, катнашучыларга үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен өч төп дисциплинада башкарырга туры килде.
Зәй көллияте егетләре сынатмады, безнекеләр команда беренчелегендә дүртенче урынны яулауга иреште. Ә шәхси беренчелектә Артур Рәхимҗанов икенче урынны алды.

"Юлда куркынычсызлык — аварияләрсез хәрәкәт" иҗади этабында жюри, командаларның яктылыкны кире кайтаручы элементларны, балалар кәнәфиләрен, куркынычсызлык каешларын эләктерүне пропагандалауны һәм хокук бозучыларның тискәре образын формалаштыру темасына эшләренә бәя бирде. Нәтиҗәдә командалардан 5 ролик иң яхшылар дип танылды. Алар Әлмәт медицина көллияте, Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең Балтачтагы филиалы, Зәй политехник көллияте, Россия ЭЭМның Казан юридик институты, Россия Юстиция министрлыгы югары уку йортының Түбән Кама районындагы Казан филиалы командалары эшләре.
Шулай итеп, Зәй студентлары һәр этапта да югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Җиңүчеләр, призерлар кубоклар, медальләр, акчалата бүләкләргә ия булды.
фотолар «Юл куркынычсызлыгы» ДБУдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев