Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәй студентлары “Автосессия-2025” район этабын үтте

Бүген Зәйнең политехник көллиятендә “Автосессия - 2025” республика бәйгесенең район этабы үтте. Ул инде Зәебездә студентларның машина йөртү осталыгын билгеләү буенча уздырылучы унбишенче бәйге. Быелгы ярышта көллиятнең сигез студенты катнаша.

- Машина йөртүчеләрнең юлларда кагыйдәләрне төгәл белеп, үтәп йөрүе ул имин юлларның тәэмин ителеше дигән сүз. Үзегез күреп торасыз соңгы вакытта гына район территориясе юлларында кешеләр үлеме белән бәйле һәлакәтләр килеп чыкты. Бу нәкъ менә кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсе. Без сезнең барыгызның да ышанычлы, белемле, итагатьле машина йөртүчеләр булуыгызны телибез, - диде бәйгедә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп район автоинспекция бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Зәй студентлары “Автосессия” бәйгесендә ел саен республика дәрәҗәсендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, быел да алар колледжның теория кабинетында, автошәһәрчектә ныклы әзерлек үттеләр, дип билгеләделәр уку йорты педагоглары.

Быелгы бәйгегә бераз үзгәрешләр кертелгән. Гадәттәге юл йөрү кагыйдәләре имтиханын үтү, гамәли формада машина йөртеп күрсәтү, 3 минутлык, социаль реклама характерындагы профилактик видеоролик әзерләү өстенә, конкурсантлар беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча теоретик һәм гамәли белемнәрен дә күрсәтергә тиеш булалар. 

- Безнең егетләр һәрчак тиешле дәрәҗәдә әзерлекле булуларын раслап киләләр, быел да сынатмаслар, дип уйлыйм. Район бәйгесендә җиңү яулаган конкурсант алга таба республика күләмендәге финалда катнаша. Бәйгедә яхшы нәтиҗә күрсәтү өчен безнең көллият студентларының бөтен мөмкинлекләре дә бар, чөнки биредә машина йөртүгә укыту да, гамәли дәресләрне үткәрү өчен дә барлык уңай шартлар тудырылган, - ди “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов.

Егетләрнең теоретик белемен һәм машина йөртү осталыгын тикшерүгә һәр елдагыча, бу эштә югары компетенцияле булган “ДОСААФ” оешмасы район бүлеге җитәкчесе Николай Глухов төп бәя бирүче эксперт булды. 

Конкурсантлар иң башта компьютер артында юл йөрү кагыйдәләре буенча 20 сорауга җавапны вакытка тапшырдылар. Монда иң җитез һәм бер хатасыз имтиханны Камал Мурзагов тапшырды. Машина йөртү буенча сынауда бераз гына ялгышы булса да егеткә зур өмет баглана. Чөнки ул инде узган ел бәйгедә катнашып район этабында җиңү яулаган һәм республикада шәхси беренчелектә беренче унлыкка кергән, ә команда белән алар бишенче урын алган. 

- Мин политехник көллиятнең дүртенче курсында электрик белгечлеге буенча белем алам, биредә үк машина йөртү таныклыгына да укыдым. Безнең көллияттә теоретик яктан да, гамәли дәресләрне дә яхшы бирәләр, ә ярышларга әзерләнгәндә бары тик белгәннәрне яңадан кабатларга гына кирәк. Ярышны катлаулы димәс идем, монда дулкынлануны гына җиңәргә кирәк, - дип үз фикере белән уртаклашты Камал. 

Ә менә Матвей Бурнаев әлеге ярышта әле беренче елын гына катнаша икән, шуңа да ул нык дулкынлануын әйтә. 

- Машина руле артында утырганда минем өчен иң мөһиме акыл белән эш итеп, игътибарлы булу, кагыйдәләрне төгәл үтәү, - ди егет.

Ә бәйге нәтиҗәләренә килгәндә анда быел да җиңүче исемен Камал Мурзагов яулады.  Икенче урында – Михаил Тронин, өченчедә – Рамил Кузнецов. Димәк, әлеге егетләр командасы  республикакүләм бәйгедә район данын яклаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев