Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәй районы Сәвәләй мәктәбендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы өйрәтәләр

Сәвәләй мәктәбенең яшь инспекторлар отряды агитбригадасы укучылар алдында чыгыш ясады. Күптән түгел район күләмендә узган яшь инспекторлар отряды бәйгесендә Сәвәләй командасы икенче урынны алуга ирешкән иде. Шул уңайдан команданы тәбрикләргә мәктәпкә, ярышны оештыручыларның берсе “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов килде.

Биредә ул иң беренче, район күләм ярышта “Беренче ярдәм күрсәтү" этабында беренче урынны алган Сәвәләй мәктәбе укучылары Анастасия Рябова һәм Арина  Сабаеваны котлады, махсус диплом, бүләкләр тапшырды. 
Яшь инспекторлар отряды белән мәктәптә Светлана Москова җитәкчелек итә. Аның шәкертләре алдагы елларда узган ярышларда да һәрчак призлы урыннарны яулап килделәр. Быел да аның командасы “Иң яхшы яшь юл инспекторы отряды” бәйгеседә шәһәрнең 7нче мәктәбе, балалар иҗат йорты командалары белән беррәттән икенче урын алуга иреште. Бу исә Сәвәләй мәктәбендә юл кагыйдәләрен яхшы өйрәтүләре турында сөйли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев