Зәй районы Дәүләт автоинспекциясендә балаларның юлларда имин йөрүен профилактикалауга багышланган «Яшел ут» конкурсына йомгак ясалды
Анда районның 13 балалар бакчасы тәрбиячеләре көч сынашты.
Педагоглар жюри әгъзаларына мәктәпкәчә яшьтәгеләргә юл йөрү кагыйдәләрен аңлату буенча эш ысулларын күрсәттеләр, дидактик материалларын һәм дәрес сценарийларын тәкъдим иттеләр. Һәр программаның сабыйларга юлларда куркынычсызлык әлифбасын үзләштерүдә никадәр үтемле булуы бәяләнде. Иҗади бәйгедә төрле мәктәпкәчә учреждениеләрдән барлыгы 13 тәрбияче катнашты.
Профессиональ жюри бәяләве буенча конкурста җиңү “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Маркеловага бирелде.

Икенче урынны “Күкчәчәк” балалар бакчасы педагогы Елена Селезнева яулады. Жюри өченче урынны “Тату гаилә” балалар бакчасыннан Светлана Храмовага бирде.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны котладылар, юлларда балалар травматизмын профилактикалау эшендә тәрбиячеләр эшенең мөһимлеген билгеләп үттеләр.
фото: район дәүләт автоинспекциясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев