26 февральдә «Юлда куркынычсызлык» проекты кысаларында Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «Куркынычсыз тәгәрмәч» профилактик акциясе үткәрделәр.
Чара 1нче мәктәп янында узды һәм ул юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын арттыруга юнәлдерелгән иде.
“Акция юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм төрле яшьтәге җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрдә дөрес гадәтләр формалаштыру буенча системалы эшнең бер өлешенә әверелде”, - ди музей хезмәткәрләре.

Акция барышында музей хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучылар — җәяүлеләр, велосипедчылар һәм балалар, ата-аналар белән тематик әңгәмәләр үткәрделәр. Аңлаешлы формада алар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Фотолар музейдан.
Нет комментариев