Зәй мәктәбендә юл хәрәкәте иминлеге атналыгы бара
Ил күләмендәге профилактик акция кысаларында Зәйнең 5 нче мәктәбендә юл хәрәкәте иминлеге атналыгы оештырылды.
Чараларның төп бурычы төрле яшьтәге укучыларга машина йөрү юлында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен җиткерү һәм юл хәрәкәтендә куркынычсыз катнашуның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру булды.
Педагоглар коллективы ата-аналарга гаиләдә әлеге белем бирү инициативасын актив рәвештә куллануны сорап мөрәҗәгать итте. Белгечләр ата-аналарга балалар белән шәхси әңгәмә өчен вакыт бүлеп куярга киңәш итә. Анда юл кичү кагыйдәләрен үтәү, яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемдә тәүлекнең караңгы вакытында йөртү мәҗбүри икәнен аңлату кирәклеге искәртелә. Мәктәп һәм гаиләнең уртак тырышлыгы балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауның һәм юл хәрәкәтендә грамоталы катнашучыларны тәрбияләүнең иң нәтиҗәле ысулы булып тора.
фото «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ фондыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев