Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәй юлларында «Имин юл кичүе» акциясе башланды

Акция җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән.

7нче мәктәп янында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары  Дәүләт автоинспекциясе һәм “Юл куркынычсызлыгы” оешмасы хезмәткәрләре белән бергә мәктәп укучыларына машина юлын дөрес һәм куркынычсыз үтәргә ярдәм иттеләр. Алар юл кичүеннән ничек дөрес чыгарга кирәклеген  күрсәтеп кенә калмадылар, ә балаларга юл хәрәкәтенең иң мөһим кагыйдәләрен дә искә төшерделәр.

Җәяүлеләргә бернинди очракта да юл аша, хәтта җәяүлеләр кичүеннән чыкканда да, йөгерергә, шулай ук телефоннан сөйләшеп чыгарга ярамаганлыгын   искәртте белгечләр.

Мондый акцияләр бу атнада шәһәрнең барлык мәктәпләрендә дә узачак. 

фотолар “Юл куркынычсызлыгы” БДУнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев