Зәй юлларында  «Җәяүле» операциясе башланды
Юл куркынычсызлыгы

Зәй юлларында «Җәяүле» операциясе башланды

Ул 13нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Чараның максаты — юллардагы куркынычсызлык, ә ул исә,  җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә бәйле.

«Җәяүлеләр үзләренең юл хәрәкәтендә катнашуларын һәм шулай ук кагыйдәләрне үтәргә тиешлекләрен оныталар. Кайберәүләр юлны аркылы чыкканда як-ягына карамыйлар, ә бит юлда көтмәгәндә автомобиль пәйда булырга мөмкин», - ди  инспекторлар.

Бигрәк тә җәяүлеләрнең яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланмавы, юлда светофорның кызыл сигналына чыгу очракларын игътибарга алачаклар. 

Яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65% ка киметә, дип искәртә белгечләр.

фото «Юл куркынычсызлыгы» учреждениесеннән
 


Нет комментариев