Зәй дәүләт автоинспекциясе башлыгы: «Яңа уку елы башланды, юлларда игътибарлы булыйк!»
Район дәүләт автоинспекциясе уку елы башлану белән юлларда аеруча игътибарлы йөрү кирәген кисәтә.
Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар!
Җәйге каникулларда балалар шәһәрдә транспорт чаралары хәрәкәтеннән бераз читләшеп торды. Хәзер алар һәр көн пассажир яки җәяүле буларак, белем бирү оешмаларына барачак. Шуңа күрә безнең уртак бурыч – аларга юл куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искә төшерү.
Хөрмәтле әти-әниләр! Көн саен балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген исегезгә төшерегез, бала белән бергә мәктәпкә кадәр барыгыз, бергә кайтыгыз. Барлык куркыныч участокларга игътибар итегез.
Кадерле укучылар! Юлда игътибарлы булыгыз: машина юлын бары тик җәяүлеләр кичүе аша һәм юлны чыкканда, хәтта светофорның яшел сигналына кичкәндә дә, барлык автомобильләрнең дә тукталуына һәм сезгә юл бирүенә инаныгыз. Юл аша чыкканда колакчыннар( наушник) киеп, бар игътибарыгызны телефоннарга юнәлтеп чыкмагыз.
Уку еллары имин узсын!
Хөрмәт белән Зәй дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев