Узган атнада Зәйдә руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган
Юл куркынычсызлыгы

Узган атнада Зәйдә руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган

29 сентябрь – 5 октярьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 105 хәбәр һәм гариза кергән.

 Теркәлгән җинаятьләр арасында  урлашу, террорчылык акты турында ялган хәбәр җиткерү очраклары бар.

Бу чорда шәһәр-районда 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.   Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 65 очрагы теркәлгән.   Машина руле артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган.


Нет комментариев