Узган атнада Зәйдә руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган
Юл куркынычсызлыгы

Узган атнада Зәйдә руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган

22-28 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 113 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, урлашу, мошенниклык очраклары бар.

Бу чорда шәһәр-районда 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.   Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 78 очрагы теркәлгән.   Машина руле артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган.


Нет комментариев