31 октябрь – юлны дөрес һәм куркынычсыз чыгарга яратучылар өчен зур бәйрәм – җәяүлеләр кичүенең туган көне иде.
Бу уңайдан “Уймак кыз” бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Иминлек дәресе» үтте. Тәрбиячеләре җәяүлеләр кичүенең ни өчен икенче төрле “зебра” дип йөртелүен аңлатты. Юлларда һәм урамнарда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен, шулай ук махсус билгеләнгән урыннарда машина юлы аша чыгуның мөһимлеген искәртте.
Юлдагы уен һәм куркыныч хәлләр турында фикер алыштылар.
фотолар балалар бакчасыннан
Нет комментариев