“Уймак кыз” бакчасында “Юлда баланың урыны – автокреслода” дигән дәрес узды
«Уймак кыз» бакчасында “Светофорик” юл хәрәкәтенең яшь инспекторлар ярдәмчеләре кечкенәләр өчен иминлек дәресе уздырды.
Алар машинада балаларны автокреслода йөртү турында сөйләделәр. Махсус утыргычлар ни өчен кирәк, аларның нинди төрләре була, транспорт чарасында каеш тагу әһәмияте хакында да мәгълүматлар алдылар.
Иминлек дәресе төрле уеннар белән дәвам итте. Юл кагыйдәләренә багышланган табышмакларга җаваплар эзләделәр. Бергәләп эчтәлекле рәсемнәр ясадылар.
Хәзер алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чын профессионаллар һәм юлда үзләрен ничек сакларга икәнен беләләр!
фотолар «Юл куркынычсызлыгы» фондыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев