17 март иртәсендә Зәйнең юл сагы хезмәткәрләре кагыйдә бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан транспорт чараларын туктатып тикшерде.
Билгеле бер вакыт аралыгында барган тикшерүдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы теркәлде. Машина йөртүчеләрнең берсе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән. Моның өчен аларга штрафлар билгеләнде.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
фото: дәүләт автоинспекциясеннән
Нет комментариев