«Тоннель» операциясе нәтиҗәләре
Санаулы минутлар эчендә өч кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. 20 ноябрь иртәсендә узган «Тоннель» операциясенең нәтиҗәләре шундый.
Зәйнең юл сагы хезмәткәрләре транспорт агымы күп булган урында юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклады. Алар транспорт чараларын туктатып тикшерделәр.
Ике машина йөртүче куркынычызлык каешын эләктермәгән, бер автобус йөртүче техник тикшерү узмаган транспорт чарасы белән идарә иткән.
Кагыйдә бозучыларга беркетмә тутырылды, штрафлар билгеләнде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
фото Дәүләт автоинспекицясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев