Бүген иртән Зәйнең юл сагы хезмәткәрләре кагыйдә бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан транспорт чараларын туктатып тикшерде.
Билгеле бер вакыт аралыгында барган тикшерүдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 5 очрагы теркәлде.
Ике шофер куркынычсызлык каешын эләктермәгән була. Өчесенең ОСАГО иминият полисы булмаган өчен беркетмә төзелгән.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
фото: дәүләт автоинспекциясеннән
Нет комментариев