«Тоннель» операциясе нәтиҗәләре
Зәйнең ДАИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан юлдан баручы транспорт чараларын туктатып тикшерде.
Билгеле бер вакыт аралыгында барган тикшерүдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы теркәлде.
Биш шофер куркынычсызлык каешын эләктермәгән була. Берсенең ОСАГО иминият полисы булмавы ачыкланган. Дүрт машина йөртүче йөк ташу таләпләрен үтәмәгән. Тагын берсенә законсыз тонировка өчен беркетмә төзелгән.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
фото: дәүләт автоинспекциясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев