«Тоннель» операциясе юл кагыйдәләре бозучыларны ачыклады
Юл куркынычсызлыгы

«Тоннель» операциясе юл кагыйдәләре бозучыларны ачыклады

26 февраль иртәсендә Зәйнең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хәрәкәт итүче транспорт чараларын, җәяүлеләрне туктатып тикшерде.

Аның  барышында кагыйдә бозучылар  административ җаваплылыкка тартылды.

5  машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән:


2 – ОСАГО иминият полисы булмаган;
1 – йөк ташу кагыйдәләрен бозган;

1 – тәрәзәләре караңгылатылган машина белән идарә иткән;

1 – дәүләт номеры укылышсыз булган.

Юл инспекторлары руль артында игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне үтәп йөрергә куша. 

фото: район Дәүләт автоинспекциясеннән

 


Нет комментариев