«Тоннель» операциясе юл кагыйдәләре бозучыларны ачыклады
Юл куркынычсызлыгы

«Тоннель» операциясе юл кагыйдәләре бозучыларны ачыклады

30 гыйнвар иртәсендә Зәйнең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хәрәкәт итүче транспорт чараларын, җәяүлеләрне туктатып тикшерде.

Аның  барышында кагыйдә бозучылар  административ җаваплылыкка тартылды.

7  машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган:

1 – куркынычсызлык каешын эләктермәгән;
2 – ОСАГО иминият полисы булмаган;
4 – йөк ташу кагыйдәләрен бозган. 

Юл инспекторлары руль артында игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне үтәп йөрергә куша. 

фото: район Дәүләт автоинспекциясеннән
 


Нет комментариев