Узган ялларда Татарстанда машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утыруның өч очрагы ачыкланган.
1 августта Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре Kia Optima автомобилен туктата. Руль артында алкоголь куулланган 41 яшьлек ир‑ат булган. Тикшерү күрсәткәнчә, узган елның сентябрендә аны медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.
2 август төнендә республика башкаласында тагын бер тәртип бозучыны тоткарлыйлар: 29 яшьлек BMW йөртүчесе дә исереклек билгеләренә ия була. Узган елның ноябрендә ул шул ук сәбәп белән 19 айга хокукларыннан мәхрүм ителгән булып чыккан. Бу юлы ир-ат яңадан медицина тикшерүен узудан баш тарткан.
Тагын бер очрак 2 августта Болгар шәһәрендә теркәлгән. Анда исерек хәлдә булган «Лада» автомобилен йөртүче 22 яшьлек егетне тоткарлыйлар. Алкоголь тесты күрсәткечләре 1,031 мг/л тәшкил иткән.
“Барлык фактлар буенча административ материаллар төзелде, транспорт чаралары махсуслаштырылган стоянкага урнаштырылды. Машина йөртүчеләрнең гамәлләре РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенә карый. Аларга ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный ала, ә автомобильләр дәүләт кеременә конфискацияләнергә мөмкин”, - ди автоинспекторлар.
фото Татар-информ
Нет комментариев