Татарстанда питбайкчы балаларның ата-аналары җаваплылыкка тартылачак
Соңгы өч елда Россиядә мототранспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 148 бала һәлак булган. Статистика куркыныч, әмма юлларда питбайклы яшүсмерләр кимеми.
Казанда мототранспорт буенча ЮХИДИ рейды узды, аның барышында 8 питбайк штрафстоянкага озатылды. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Скутер яки мопед белән 16 яшьтән һәм «А1» категорияле машина йөртү таныклыгы булган очракта гына идарә итәргә рөхсәт ителә. Мотоцикл белән идарә итү өчен 18 яшькә җитәргә һәм «А» категориясенә ия булырга, шулай ук транспорт чарасына иминиятләштерергә кирәк.
«Бүгенге көндә республика прокуратурасы механизм булдырды, безгә өйрәнү өчен материаллар җибәрделәр. Питбайкерлар белән ничек эшләячәгебезне (штрафстоянкага озату, конфискацияләү, әти-әниләрен административ җаваплылыкка гына түгел, җинаять җаваплылыгына да тарту) яхшы аңлыйбыз. Аларга карата РФ Җинаять кодексының 151.2 маддәсе («Балигъ булмаган баланы балигъ аның тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү») кулланылачак. Бу маддә башка төбәкләрдә кулланыла инде. Татарстанда моңа кадәр андый практика булмаган», – дип аңлатты Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин.
Бу маддәнең санкцияләре өч елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев