Татарстанда кагыйдә бозучыларны ДАИ машиналарына куелган камералар ачыклый
Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү буенча патруль автомобильләрендә урнаштырылган комплекслар эшли башлады. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Җайланма машиналарның номерларын реаль вакыт режимында теркәргә, аларны эзләү мәгълүматлары базасы буенча тикшерергә, рөхсәт ителгән тизлекне арттыруын исәпкә алырга, шулай ук машина йөртүчеләр юл билгеләре күрсәтмәләрен үтиме-юкмы икәнен күзәтергә мөмкинлек бирә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев