Зәйдә юл хәрәкәте иминлеге атнасы башланды
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан 15-21 сентябрьдә Татарстанда “Юл хәрәкәте иминлеге” атналыгы узачак.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләргә юл бирмәү, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм балаларның үзләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмау буенча эшне арттырачаклар.
17 сентябрь – “Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көнендә " мәгариф оешмаларында укучылар, педагогик хезмәткәрләр һәм ата-аналар белән юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча тематик чаралар узачак.
Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
– Машина йөртүчеләрне үтә игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз. Тизлек режимын үтәргә кирәк, җәяүлеләргә юл аша бары тик җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннарда, ә юл чатларында – тротуарлар яисә әйләнеп узу юлы сызыклары буенча гына чыгарга кирәк, – дип искәртте Дәүләт автоинспекциясенең Зәй бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин. – Ә инде юлны аркылы чыгу яисә юл чаты күренми торган зонада, юлны аерым полосалар һәм киртәләрсез участоклардагы юл читенә туры почмак ясап, ике якка да яхшы күренгән урында кичәргә мөмкин. Транспорт чарасын йөртүченең хәрәкәт итүдә өстенлек бирүенә ышангач кына, узып китү өлешенә күчәргә рөхсәт ителә. Өстәмә рәвештә җәяүлеләргә юл аша чыгар алдыннан кул белән сигнал бирергә тәкъдим ителә.
Һәм җәяүлеләр өчен тагын берничә кагыйдәне истә калдырырга кирәк. Юл аша чыкканда һәм юл читләрендә яисә машина юлы кырые буйлап хәрәкәт иткәндә җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме начар булу шартларында яктылыкны кире кайтара торган элементлы предметларны үзләре белән алырга һәм аларны транспорт чараларын йөртүчеләр тарафыннан күрүне тәэмин итәргә тиеш. Җәяүлеләргә дә торак пунктлар буйлап хәрәкәт иткәндә яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану тәкъдим ителә.
Якындагы фаралар кабызылган автомобиль белән хәрәкәт иткәндә, машина йөртүче караңгыда җәяүлене күрергә мөмкин булган ара 50 метрга тигез. Әмма бәрелүдән котылу өчен бу ара гына җитми. Әгәр җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булса, бу ара 200 метрга кадәр арта. Яктылыкны кире кайтара торган элемент кулланмыйча хәрәкәт иткән җәяүлене машина йөртүче фара яктысында 100 метр ераклыкта күрергә мөмкин, ә әлеге элементларны кулланганда бу ара 350 метрга артачак. Яктылык кайтаргыч элементларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65 процентка киметә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев