Татарстанда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән  17 кеше үлгән
Юл куркынычсызлыгы

Татарстанда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 17 кеше үлгән

Татарстанда 2026 елның биш аенда исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрнең гаебе белән 17 кеше һәлак булган. Бу хакта «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр итә.

Юл хәрәкәте иминлеге идарәсе искәрткәнчә, законда исерек килеш машина йөрткән өчен җәза каралган: 45 мең сумга кадәр штраф һәм 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү. Янәдән хокук бозган очракта 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Моннан тыш, исерек хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган һәм кешенең сәламәтлегенә зыян китергән өчен 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә сәбәпче булган очракта машина йөртүче 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

 

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев