Татарстанда көчле буран һәм бозлавык аркасында «Урал» М5 трассасында һәм Казаннан Яр Чаллыга кадәр М7 участогында автобус һәм йөк машиналары хәрәкәтен вакытлыча тыйдылар.
Чикләүләр куркынычсызлык өчен кертелгән. Чөнки юеш кар, бозлавык, начар күз күреме, көчле җил аеруча эре транспорт чаралары өчен хәрәкәт итүдә куркыныч тудыра.
Тыю шартлар яхшырганчы гамәлдә булачак. Җиңел автомобильләргә шулай ук бик сак булырга: тизлекне киметергә һәм дистанцияне сакларга кирәк. Автоинспекция бик кирәк булмаганда зур юлларга чыгуны кичектерергә киңәш итә.
Юлда ярдәм кирәк булганда ашыгыч ярдәм телефоны: (843) 5 333 888.
Катлаулы һава шартларында үзегезне саклагыз һәм кагыйдәләрне үтәгез!
Нет комментариев